Өч мең ел элек барлыкка килгән гирудотерапия бүгенге көндә дә үзенең популярлыгын югалтмый. Аның файдасы турында хәтта Алексей Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятендәге сөлек сатучы Дуремар да белгән. Үзе белән сөлек тутырылган банка күтәреп йөрүче әлеге герой беренче карашка гына шундый килбәтсез күренә. Медицина күзлегеннән караганда ул бик...
Скопировать ссылку
Өч мең ел элек барлыкка килгән гирудотерапия бүгенге көндә дә үзенең популярлыгын югалтмый. Аның файдасы турында хәтта Алексей Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятендәге сөлек сатучы Дуремар да белгән. Үзе белән сөлек тутырылган банка күтәреп йөрүче әлеге герой беренче карашка гына шундый килбәтсез күренә. Медицина күзлегеннән караганда ул бик...
90 нчы еллардан бирле сөлек салу, энә белән дәвалау һәм гомеопатия буенча уңышлы эшләп килүче табибә Фәридә ханым ШӘКҮРОВА да, сөлекләр алар - авыру тәнне бернинди зыян китермичә савыктыра торган шифалы, тере дару, табигать, Аллаһы Тәгалә үзе биргән ифрат файдалы җан иясе, ди. Фәридә ханым белән мине нәкъ шул сөлекләр турында күбрәк беләсе килү теләге очраштырды да. - Фәридә ханым, сөлекләр белән дуслыгыгыз кайчан башланды?
- Шәфкать туташы булып эшләгәндә дә, соңрак мединститутны тәмамлап табиб булгач та, мин авыруларга дару белән генә ярдәм итеп булмавын аңладым. Дару бит бер җиргә файда китерсә, икенче җиргә зыян да салырга мөмкин. Моннан тыш дару авыртуны вакытлыча гына баса да, авыру янәдән көчәеп кайта. Ә кешене тулаем савыктыру өчен аны тудырган сәбәпләрне бетерергә кирәк. Менә шуларны төшенгәннән соң, ныклап торып халык медицинасы белән кызыксына башладым. Башта энә белән дәвалау курсларына йөрдем, аннары Мәскәүдә гирудотерапевтлар һәм гомеопатлар курсын тәмамладым. - Сөлекләрне кайсы сулардан «тотасыз»?
- Мәскәүгә барып, махсус биофабрикада үрчетелгән сөлекләрне генә алам. Аларныкын мин ышанычлырак күрәм. - Карап-тәрбияләп тә торырга кирәктер әле...
- Әлбәттә, өч литрлы банканың суын гел алыштырып, юып, лайлаларын чистартып торам. Банкага саласы суны башта ике көн тондырам. Кешегә куйганда аларны бары кашык белән генә тотам, кул белән алганда җәрәхәтләнергә мөмкиннәр. - Алар нәрсә ашап туклана?
- Биофабрикада сөлекләргә яшь бозау каны эчерәләр. Ә өйгә алып кайткач, бернәрсә дә бирмим, чөнки алар гәүдә авырлыклары хисабына яши. - Сөлекне ничә тапкыр файдаланасыз?
- Элек бер сөлекне берничә кешегә салганнар, ә мин алай итмим. Кан тамырларыннан агулы, зәгыйфь күзнәкләрне, май төерчекләрен суырган сөлекләр, кирәгенчә туклангач, кеше тәненнән үзләре үк кубып төшә һәм мин аларны шунда ук ташлыйм. Кайбер сөлек салучылар бер кешегә салынган сөлекне икенче көндә кабат шул ук кешегә сала, имеш. Бу да дөрес түгел, чөнки ул үзенә сеңгән авыру мәгълүматны күчерергә мөмкин. - Аларның селәгәйләре дә файдалы, диләр...
- Сөлекнең селәгәендә йөздән артык бик файдалы матдә бар. Һәрбер стресс кеше организмында тромблар (кан тамырында оеган кан) ясый. Сөлек селәгәендәге гирудин дигән матдә атеросклероз май төерчекләрен эретә. Яшь барган саен, кешеләрдә кан куеру күзәтелә, 35 яшьтән алып матдәләр алмашы сүлпәнәя башлый. Бу вакытта да сөлек ярдәмгә килә, ул организмдагы матдәләр алмашын яхшырта. Организмдагы эшкәртелгән, кирәкмәгән шлакларны, агулы матдәләрне, тозларны чыгара. Вак кан тамырларында кан йөрешен җайга сала, биологик яктан актив нокталарга тәэсир итә, яшәү көчен арттыра, органнарны чистарта, гомумән алганда, организмны яшәртә. Сөлектә булган файдалы матдәләр тән күзәнәкләренә кислород килүне дә яхшырта, кан тамырлары кысылуны (спазм) туктата, кан басымын төшерә. Ә мөһиме - кешенең иммунитетын - авыруга каршы тору көчен арттыра. Соңгы вакытларда белгечләр сөлекләрнең тагын бер үзлеген ачыклады: алар нерв күзәнәкләре арасындагы бәйләнешләрне тота икән. Әлегә кадәр, үлгән нерв күзәнәкләре кабат терелми, диләр иде. Сөлекләр бу стереотипны да җимерде. Алар хәтта нерв күзәнәкләрен дә терелтә икән. - Мондый батыр сөлекләрнең йомшак яклары да юк түгелдер?
- Алар бик сизгер җан ияләре. Пычрак, юылмаган тәнгә ябышасылары килми. Шуңа күрә дәваланырга килгән кешеләргә тәннәрен кер сабыны белән юып килергә кушам. Алар шулай ук хушбуй, дезодорант исләрен дә яратып бетерми. Кешенең күңеле тыныч булу да кирәк, ул борчылган булса, сөлекләр аның тәненә утырырга ашыкмый. Шуңа да кеше тынычланмыйча, сөлекләрне салып булмый. Сөлек куючы кешенең дә тыныч булуы кирәк. - Дәваланыр өчен ничә сеанс кирәк була?
- Авыруның төренә карап. Гадәттә, ун көннән алып уналтыга кадәр. Ә бер сеанс биш минуттан алып бер сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. - Сөлекләр күп авырулардан дәвалый, дидегез. Аны бөтен кешегә дә тәкъдим итәргә ярыймы соң?
- Гемофилия булганда, ягъни туган вакытыннан бирле каны начар оюдан җәфаланганнарга сөлек салдырырга ярамый. Андыйлар табибта хисапта тора.
Комментарийлар