16+

Солы бавырны чистарта

Солы бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартырга булыша.

Солы бавырны чистарта

Солы бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартырга булыша.

Бер аш кашыгы чистартылмаган солыга ярты литр чиста су салып, төнгә калдырабыз. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкач япмыйча гына ике минут каты утта кайнатабыз. Аннары утын басып, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотабыз. Өстенә сөлге ябып ун минут төнәткәч, сөзеп, ашар алдыннан көн дәвамында эчәбез.

Икенче рецепт: бер стакан солыга бер литр су салып, термоста төне буе төнәтәбез. Сөзеп алып, ач карынга эчәбез. Дәвалану курсы – ун көн.

Фото: samsebegu.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading