16+

Стеналардагы күгәректән ничек котылырга?

Кайбер фатирларда күгәрек, гөмбә авырулары пәйда була. Фатирда тиешле микроклимат сакланмау сәбәпле стеналарның туңуы нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ул.

Стеналардагы күгәректән ничек котылырга?

Кайбер фатирларда күгәрек, гөмбә авырулары пәйда була. Фатирда тиешле микроклимат сакланмау сәбәпле стеналарның туңуы нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ул.

Шунлыктан кышын стеналарның туңуын булдырмаска, йортның тышкы стеналарын җылытырга кирәк. Кыш көне өйдә дымлылык 55-60 проценттан артык булмасын. Вентиляция рәшәткәләрен капламагыз, аларны елына бер чистартырга да онытмагыз.

Стенада күгәрек урыннар барлыкка килгән икән, аларны махсус химик чара белән эшкәртегез. Күгәрекне генә түгел, аның тирәсендәге берәр метр җирне дә эшкәртергә кирәк. Кипкәч, тагын бер-ике тапкыр эшкәртәсе була.

Күгәрекне, әгәр дә ул бик зур булмаса, халык чаралары ярдәмендә дә бетереп була.

Кер агарта торган (отбеливатель) сыекча составында натрий гипохлориты бар, ул 95 процент хлордан тора. Әлеге сыекча гөмбәчекне генә түгел, спораларны да бетерә. Аны кулланыр алдыннан су кушарга онытмагыз (1гә 10 исәбеннән).

Отбеливательдән аермалы буларак, сода экологик яктан күпкә куркынычсыз, әмма нәтиҗәсе азрак. 10-12 грамм содага (өеп бер чәй кашыгы) 200-250 мл су салып болгатабыз да сиптергеч ярдәмендә гөмбәчеккә сиптерәбез яки губканы шул эремәгә манып чистартабыз.

Водород перекисе дә агарту үзлегенә ия.

Аш серкәсен дә куллана аласыз, әмма аның нәтиҗәсе бик озакка бармый, атнага бер тапкыр кулланырга кирәк була. Тагын бер кимчелеге – исе бик яман.

Нашатырь спирты пластиктагы, плитә яки пыяладагы күгәрекне яхшы бетерә, ә кытыршы яки тишекле өслектәге күгәрекне җиңә алмый. Аны суга 1гә 1 исәбеннән салыгыз. Соңыннан су белән сөртеп алыгыз. Аның да исе бик кискен һәм озакка бара.

Чәй агачы маен суга тамызып (ике чәй кашыгына 0,5 литр су), күгәрек белән зарарланган урынга берничә тапкыр сөртәбез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X