Шәһри Казан

Стоматитны халык медицинасы ярдәмендә дәвалауның 3 ЫСУЛЫ

1 аш кашыгы кипкән ромашка чәчәгенә бер стакан кайнар су агызыгыз. Суынгач, тамакны шуның белән чайкатыгыз.

Бер аш кашыгы кипкән меңъяфракка (тысячелистник) бер стакан кайнар су салыгыз да 20 минут термоста төнәтегез. Суынгач, сөзеп алып, шуның белән тамакны чайкатыгыз.

Реклама

Бер аш кашыгы кардамон орлыгы өстенә бер стакан су салып, 20 минут кайнатыгыз һәм тамагыгызны чайкатыгыз.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: