16+

Су басса, утрауга бас...

Язгы ташу куркынычы янаганда нишләргә?

Су басса, утрауга бас...

Язгы ташу куркынычы янаганда нишләргә?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җиде киңәш:
1. Үзегез яшәгән урынны карап чыгыгыз: түбәнлекләр урнашкан урыннар су астында калырга мөмкин. Яшәгән урыныгызы су баскан очракта, эвакуация планын уйлагыз.

2. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең метеорологик сводкаларын һәм хәбәрләрен күзәтеп барыгыз. Көймәләрне әзерләп куегыз(кабартылганы булса да ярый), озын кунычлы резин итекләрегезне барлагыз. Кыйммәтле әйберләрегезне һәм документларыгызны рюкзагыгызга салып куегыз һәм аны билгеле бер урында тотыгыз.

3. Азык-төлек, су һәм медикаментлар запасын әзерләнгән чемодан булдырыгыз, шулай ук бирегә җылы әйберләрегезне тутырыгыз (ким дигәндә, гаиләнең һәр әгъзасына берәр өстәмә комплект).

4. Әгәр җирлегегездә эвакуация игълан итсәләр, махсус хезмәт күрсәтмәләрен башкарыгыз  һәм паникага бирелмәгез. Бәла-казага таручыларга ярдәм итегез.

5. Йортны ташлап китәр алдыннан, электр энергиясен, газ һәм суны сүндерегез. Әгәр вакытыгыз бар икән - чормага яки югары катларга иң кыйммәтле җиһазларны һәм башка әйберләрне күчерегез.   Ләкин эвакуация ашыгыч рәвештә игълан ителсә - вакытны әрәм итмәгез. Сезнең сәламәтлегегез һәм тормышыгыз беренче урында!

6. Өйгә кайткач, электр утларын кабызмагыз - үткәргечнең төзек булуына инаныгыз. Ә газны кабызыр алдыннан, һичшиксез, бинаны җилләтегез.

7. Көтмәгәндә яшәгән урыныгызны су басса, өске катка менегез. Һәрвакыт бәла сигналын биреп торыгыз: көндезен ак төстәге сөлге белән болгатыгыз, ә төнлә - фонарь белән яктырытып уйнагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading