Шәһри Казан

Сумканы фигурага карап сайлау буенча КИҢӘШЛӘР

Озын буйлы нечкә кешеләр түгәрәк формадагы зуррак яки ярымай сыман бер тоткычлы сумкаларга өстенлек бирергә тиеш. Кечкенә кыска тоткычлы сумкалар сезне тагын да озайтып күрсәтәчәк.

Озын буй белән мактана алмаучыларга зур һәм киң сумкалар бармый, шулай ук озын тоткычлылар да матур булмый.

Юан гәүдәлеләргә кечкенә сумка килешми. Клатчларга да, чылбырлы һәм нечкә каешлыларга да кызыкмагыз. Уртача зурлыктагы, турыпочмаклы яки озынча формадагы сумкалар сайлагыз.

Реклама

"Баштүбән әйләндерелгән өчпочмак" фигуралыларга кыска тоткычлы сумкалар белән йөрергә киңәш ителми. Бу модель җилкәләргә басымясый һәм шуның белән фигурагызга тагын да игътибар иттерә. Озын каешлы сумкалар алыгыз. Клатч сумка варианты да әйбәт була.

“Алма” фигуралыларга кечкенә һәм киресенчә зур капчык сыман сумкалар килешеп бетми. Спорт стилендәге сумкалар турында да онытыгыз. Классик стильгә игътибар итегез.
 
Шуны да истә тотыгыз: сумка сезнең проблемалы зона тирәсендә булмасын. Размеры фигурага туры килсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: