16+

Сыер эчәгесеннән тутырма ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була: фарш, карабодай яки тары ярмасы, яки дөге, тоз, борыч, су

Сыер эчәгесеннән тутырма ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була: фарш, карабодай яки тары ярмасы, яки дөге, тоз, борыч, су

Саба районында яшәүче Исмегөл ападан инстаграм битендә  сыер эчәгесеннән тутырма рецептын куйган.

Фаршка карабодай (яки тары ярмасы, дөге), тоз, борыч салып болгатырга, бераз су яки шулпа өстәп сыеклатып җибәрергә. Эчәгенең бер башын бәйләргә һәм шушы массаны бик каты тыгызламыйча тутырырга. Икенче башын да бәйләп, суга әз генә тоз салып кайнатырга куярга. Кайнап чыкач, 1 сәг.10 мин кайнатырга. Тәмле булсын!

Алдан ясап, суыткычка да катырырга куям, кирәк вакытта алып пешерергә бик уңайлы була. Эчәгене юып, хәзер дә эшкәртүчеләр бармы икән әле ул, элекке заманнарда бозау суйгач, шул эчәгене салкын көннәрдә чишмәләргә төшеп юа идек бит. Хәзер тормышлар җиңеләйде, ашарга әзер ризыклар кибеттә дә бик куп. Шулай да үзең ясап ашаган ризыкка ни тора?

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading