16+

Сырганакның файдасы

Сырганакның файдасы

Сырганакның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аңарда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә торган танин матдәсе бар. Нерв системасы өчен уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны эчәргә кирәк.

Чәй 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына 1 литр кайнар су исәбеннән әзерләнә.

Сырганакның мае да шифалы. Буыннар авыртканнан: эмаль кәстрүлдә ярты стакан сырганак маен җылытабыз да 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстибез. Болгатып бераз җылытып алабыз да, йоклар алдыннан авырткан буыннарга сөртәбез. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен һәм йон тукыма белән каплыйбыз.

Әлеге рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading