16+

Сыр ашый беләсезме?

Сырны тәлинкәгә түгәрәкләп тезәләр. Башта йомшак сырны кабыгы белән куегыз, аннары каты сырны.

Сырны тәлинкәгә түгәрәкләп тезәләр. Башта йомшак сырны кабыгы белән куегыз, аннары каты сырны.

Сырның тәмен чикләвек, кипкән җиләк-җимеш ача. Цитруслылардан кала, бөтен җиләк-җимеш белән дә ашарга була. Крекер печеньесы һәм ак, кара ипи белән дә бирәләр. Әмма сыр тәмен ипи бетерергә тиеш түгел, аны аз гына кабып ашагыз.

Каты сырны йомырка тәбәсенә дә салып ашый аласыз.

Сырлы тәлинкәгә алма, чикләвек, виноград һәм бал да куялар. Алар сырның тәмен тагын да ача. Бал урынына кайнатма яки джем да кулланырга мөмкин.

Сырны табынга куйганда, ул бүлмә температурасында булырга тиеш.
Төрле төрдәге сырлар тәлинкәдә бер-берсенә тиеп тормасын, югыйсә тәмнәре буталып бетә.

Кайбер белгечләр сырны пластинкалап түгел, шакмаклап турарга куша. Имештер, алай тәме күбрәк сизелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading