16+

Сырлы борчак ашы пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 литр су, 1 стакан борчак, 3 бәрәңге, 1 кишер, 1 суган, 150 гр казылык, 1 йомшак сыр («Дружба»), тоз, борыч, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр кирәк.

Сырлы борчак ашы пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 литр су, 1 стакан борчак, 3 бәрәңге, 1 кишер, 1 суган, 150 гр казылык, 1 йомшак сыр («Дружба»), тоз, борыч, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр кирәк.

Борчакны бүрткәнче суда тотабыз. Кайнап чыккан тозлы суга борчакны салып, ярты сәгать пешерәбез. Аннары шакмаклап туралган бәрәңге салабыз. Үсемлек маенда вак итеп туралган суган, эре угычта уылган кишерне кыздырабыз, боҗралап туралган казылыкны да өстибез. Әзер булгач, кыздырылган яшелчә һәм казылыкны, угычта уылган сырны шулпага салабыз. Табынга борыч һәм яшел тәмләткечләр сибеп чыгарабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading