16+

Тамак авыртканда балавыз белән канәфер булыша

Алунит ташын бер стакан суда ун секунд тотып, шул су белән тамагыгызны чайкап карагыз, ангинадан бик булыша.

Алунит ташын бер стакан суда ун секунд тотып, шул су белән тамагыгызны чайкап карагыз, ангинадан бик булыша.

Ангинадан булыша

Ярты стакан кызыл чөгендер суына бер бал кашыгы аш серкәсе салып, шуның белән чайкыйсың.
Ун данә кипкән канәферне (гвоздика) бер стакан суда кайнатып чыгарып, шул су белән тамагыгызны чайкагыз.

Тамак авыртканнан

Сарымсак сабагын тишеп, тәмәке шикелле тартасың, грипп башында ук шулай тартсаң, ике-өч көндә бетә.

Борчак кадәрле балавызны (прополис) авызда суырып йөрергә кирәк.

Тамак авырта башлагач, төнгә бер кашык прополис настойкасын эчәбез. Аракыга прополисны ваклап турап, караңгы урында ике атна болгаткалап торсаң, төнәтмә әзер була.

Инстаграмда @sovet_kineshтән алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    аракы белэн урыс давалана

    Мөһим

    loading