16+

Тәмле карабодай пешерүнең 5 сере

Карабодай боткасы тәмле һәм артык коры килеп чыкмасын өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотыгыз.

Тәмле карабодай пешерүнең 5 сере

Карабодай боткасы тәмле һәм артык коры килеп чыкмасын өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотыгыз.

Иң элек ярманы суда яхшылап юарга кирәк. Су чиста булырга тиеш. 

Икенчедән, юганнан соң суны сыркытыгыз. Ярманы бераз киптерегез һәм табада кыздырыгыз. Кыздырганда бераз гына үсемлек мае салырга, тәмләткечләр, тоз кушарга була. Болай эшләгәндә карабодайның тәме яхшырак “ачыла”. 

Хәзер кибетләрдә пар белән эшкәртелеп, 5-6 минут эчендә пешеп чыга торган карабодайлар сата башладылар. Андый ярманың файдасы организм өчен юк диярлек. 

Иң тәмле ботка - парда пешкәне. Әгәр дә ярманы кыздыргансыз икән, шунда ук аңа су салыгыз. Кайнар су салу яхшырак, чөнки пар тизрәк барлыкка киләчәк. 
Ботка пешергәндә кәстрүл дә зур роль уйный. Кәстрүл эчендә күп күләмдә пар булсын өчен төбе тар булган һәм биек кәстрүл сайлау яхшырак. 

Карабодай пешергәндә без парны саклыйбыз. Шуңа күрә карабодайга тиешле күләмдә кайнар су салганнан соң капкачны ябарга һәм таймерны 10-12 минутка куярга кирәк.  Капкачны ачып, ботканы болгатырга кирәкми. Әгәр утыгыз акрын булса, ботка янмас.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading