Психолог, психология фәннәре докторы, профессор Илья Слободчиков фикеренчә, балага беренче тапкыр акчаларны 5-6 яшьтә бирә башларга була.
Скопировать ссылку
Психолог, психология фәннәре докторы, профессор Илья Слободчиков фикеренчә, балага беренче тапкыр акчаларны 5-6 яшьтә бирә башларга була.
Билгеле инде, бу зур суммалар булмаячак. Әмма кәнфит, туңдырма сатып алу өчен җитә торган булырга тиеш. Бала акча мәсьәләсендә үзен иркен тоярга тиеш һәм әти-әнисенә бәйле булмавын аңларга мөмкинлек бирә. Әйе, акча әти-әнисенеке, шулай да болай эшләгәндә бала үзен ирекле кеше итеп тоя алачак. Кечкенә балалар әйберне әти-әнисе контроле астында сатып алырга тиеш, ди белгеч. Ул сезнең күз алдында товар өчен акча түләсен, артык акчаны санап алырга өйрәнсен һ.б.
Комментарийлар