16+

Тавык итеннән өлеш рецепты

Бик тәмле була, диләр!

Бик тәмле була, диләр!

Камыр өчен кирәкле кушылмалар: 100 грамм маргарин яки сыер мае, 2 йомырка, 100 грамм каймак, 1 стакан сөт, тәменчә тоз, шикәр комы, он.
Эчлек өчен: тавык түше, бәрәңге, суган, тоз, борыч, тәмләткечләр, сыер мае.
Маргарин яки сыер маен он белән уабыз. Шуңа йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. Ул арада сөткә тоз, шикәр комы кушабыз. Он белән уылган май янына шушы сөтне һәм каймакны салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камыр ярты сәгать чамасы ял иткән арада өлешнең эчлеген әзерлибез.

Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз, тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр, коры булмасын өчен бераз гына сыер мае кушып туглыйбыз.

Өлешне кечкенә бәлеш рәвешендә ясыйбыз. Майлы табага тезеп, 180-200 градус җылылыктагы мичтә 45 минут пешерәбез, табынга янына касә белән шулпа куеп чыгарабыз.

Эльвира ГАЛИМУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X