Шәһри Казан

Тавык итеннән рулет РЕЦЕПТЫ

Аш-су остасы Ләйсән туташтан тавык рулеты рецепты тәкъдим итәбез сезгә, дуслар!

Бу рулетны барыгызга да ясарга киңәш итәр идем😊Ммм, бик тәмле😋Кибет рулетлары бер якта торсын😏 Ясарга да жиңел. Башта тавык🐥 итен сөякләреннән аердым. Сөякләрен, бер бармак күмелерлек итеп су салып, кайнатырга куйдым. Ит🥩 кисәклэрен озынча, телемнәргэ телемләдем (ипи телеменнән кечкенәрәк). Аннан зур пычак белән төйдем, берсенә-берсе укмаша башлаганчы.
📌 Ит  - 3кг
📌 Тоз - 60 гр
📌 Чама белән тәмлеткечләр
📌 Сарымсак  - 5-6 бармак
📌 Шулпа - 0.250 гр

Реклама

Әзер иткә шушыларны салып, озак итеп болгатабыз. Аннан рукавка итне салып рулет формасында төрәбез, ике баш-башын бәйлибез. Кәстрүлгә салып, өстенә күмелерлек итеп су салып, 1 сәгать пешерәбез, пешкәч салкын суга салып 5-10 мин тотабыз. Икенче көнгә әзер була👌
Бик тәмле чыга😘

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: