16+

Телеңне йотарлык кабартмалар

Бик гади рецепт. Йом-йомшак, тигез булып пешә.

Телеңне йотарлык кабартмалар

Бик гади рецепт. Йом-йомшак, тигез булып пешә.

Камыр өчен:
? 350 мл җылы сөт
? Тиз тәэсир итүче 8гр чүпрә
? 3 аш кашыгы шикәр комы
? эретелгән 100гр ак май
? 2 йомырка
? чеметеп кенә тоз
? 500-600гр он
? ванилин

Сөтне бераз җылытасың. Бирегә бөтен шикәрне һәм чүпрәне салабыз. Чүпрәнең тәэсире башлану өчен бераз бутыйбыз да һәм 10 минутка янга куеп торабыз. Шуннан соң бирегә йомырка, эретелгән ак май, тоз, ванилин өстибез. Барысын да бергә яхшылап туглыйбыз. Хәзер әкренләп он өстибез дә. камыр басабыз. Ул чама белән йомшак килеп чыгарга тиеш. Камырның өстен чиста тастымал белән ябып, бер сәгатькә якын күтәрелергә куябыз. Аның күләме икеләтә артырга тиеш.

Әзер, күтәрелгән камырны 1 см калынлыкта итеп җәябез, аңардан урта үлчәмдәге түгәрәкләр кисәбез дә, уртасында тишек ясыйбыз. Аларны 20 минутка кабартырга калдырабыз. Уртача зурлыктагы табага үсемлек мае кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, әзер кабартмаларны алтынсу төскә кергәнче.  ике яктан да әйләндерә-әйләндерә пешерәбез.

Глазурь өчен:
Бер плитә шоколад, югары майлылыклы каймак кирәк.

100 мл каймакны җылытабыз, шуңа шоколадны ватып салабыз һәм ул эрегәнче. әлеге массаны болгатабыз да суынырга калдырабыз. Глазурыбыз куерып беткәч, һәрбер кабартманың бер ягын гына шуңа батырабыз.
Шулай ук әзер кабартмага шикәр оны (пудра) сибәргә яисә инде өстә язылганча, глазурьга манырга була.
Барысы да бик гади!
Чәйләрегез тәмле булсын?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading