16+

Теплицадагы туфракны ничек ашларга?

Бик тиздән  өйдәге үсентеләрне теплицага чыгара башлаячакбыз. Тирес белән ашласаң, җылыда гөмбә чире, күбәләкләр үрчи. Химикатлар кулланмый гына ничек итеп туфракны ашлап була икән?  Әнвәр Мәхмүтов, Казан.

Бик тиздән  өйдәге үсентеләрне теплицага чыгара башлаячакбыз. Тирес белән ашласаң, җылыда гөмбә чире, күбәләкләр үрчи. Химикатлар кулланмый гына ничек итеп туфракны ашлап була икән?  Әнвәр Мәхмүтов, Казан.

Сорау бик урынлы. Теплицада гадәттәгедән җылырак була, без аны җилдән дә саклыйбыз, шуңа күрә һәртөрле авырулар монда тиз үрчи. Тиресне дөрес итеп кулланмаган очракта да бөтен уңышны юк итәргә  була. Бу очракта “Триходермин” препаратын тәкъдим итәргә мөмкин. Бу - файдалы гөмбәчекләр. Ул, табигатьнең үзеннән алынып, махсус үстерелгән. Үсентеләрне утыртканчы җирне йомшартканда бераз гына кушсагыз да бик күп төрле мәшәкатьләрдән арынырга була. Ул авырулардан да саклый, үсентеләрнең тиз тамыр җибәреп, үсеп китүенә дә ярдәм итә. Утыртканнан соң да, аз гына суда болгатып помидор, җиләк, кыяр төпләренә сибәргә була. Иң мөһиме - бу биологик препарат. Аның бернинди дә зыяны юк. Теплицаны ашлама белән эшкәрткәндә,  ул яшелчәләрне ашаганчы, шунда кереп эшләгәндә үк зыян сала. Пар белән сез үзегез дә агу сулаячаксыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading