16+

Теплицаны ничек юарга һәм дезинфекцияләргә?

Теплицадагы җылылык һәм дым­лылык яшелчәләрне генә түгел, патоген флораны да үстерә. Бу тирәлектә гөмбәчек споралары, инфекцияләр, бактерияләр дә рәхәтләнеп үрчи. ­Корткычлар да кышлар өчен теп­лицаны сайлый. Шуңа да кышка теп­лицаны дезинфекцияләп калдырыр­га кирәк.

Теплицадагы җылылык һәм дым­лылык яшелчәләрне генә түгел, патоген флораны да үстерә. Бу тирәлектә гөмбәчек споралары, инфекцияләр, бактерияләр дә рәхәтләнеп үрчи. ­Корткычлар да кышлар өчен теп­лицаны сайлый. Шуңа да кышка теп­лицаны дезинфекцияләп калдырыр­га кирәк.

Башта теплицаның эчен һәм тышын юасыз. Конструкциянең буялмаган металл элементларын 9 процентлы аш серкәсе белән юыгыз, соңыннан 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртегез. Буялган металл өлешләрен содалы су белән юасы була. Агач каркасны юарга составында хлор булган теләсә нинди сыекча ярый. Аннары сүндерелгән известь белән агартыгыз. ПВХ торбаларны «Белизна» белән чистартыгыз (100 мл 1 л суга).
Теплица эчен сабынлы яки сода кушылган су белән юсагыз да була.

Дезинфекцияләү: ­поликарбонат теплицага кайберәүләр мочевина эремәсе куллана икән (бер чиләк салкын суга – 50 гр). аны стеналарга, тү­бәгә, түтәлләргә сиптерегез.
Хлорлы известь тә ярап куя. 400 гр известьне берничә сәгать бер чиләк суда төнәтегез. Вакыт-вакыт болгатып торыгыз. Соңыннан теплица конструкциясе элементларын да, түтәлләрне дә шуның белән эшкәртегез.
Бакыр купоросы (бер чиләк җылы суга 100 гр) эремәсен дә кулланырга ярый. Түтәлләргә сипкәндә, 10 литр җылы суга 50 гр (1 квадрат метрга – 2 литр). Әмма аны биш елга бер генә куллана аласыз. Пленкалы теплицага 10 литр җылы суга – 75 гр.
Дезинфекцияләгәндә, бигрәк тә бакыр купоросы белән эш иткәндә, күзлек, перчатка һәм респиратордан файдаланыгыз.

Соңгы вакытта күкерт шашкасы да популярлашты. Ул кибеттә сатыла. Аны яндыруга ук теплицадан чыгып, ишекне әйбәтләп ябып куегыз. Шул килеш ул ике тәүлек торырга тиеш. Аннары бер-ике атна җилләтегез.

Туфракны дезинфекцияләү өчен формалин кулланырга мөмкин, ул фитофторага һәм корткычларга каршы көрәшә. Туфракка 1 процентлы формалин (1 кв метрга – 200-250 мл) сибе­гез. Аннан файдаланганда, респиратор кияргә онытмагыз.

Туфракта авырулар булмаса, «Фитоспорин», «Бактофит», «Байкал ЭМ-5» препаратларын сиптерергә була. Ике атнадан соң тагын бер кат эшкәртегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading