16+

Тешне кәбестә ныгыта

Нервлар, кан тамырлары, теш һәм сөякләр өчен иң мөһим микроэлемент - кальций. Организмыбызны кальцийга баету өчен нинди продуктлар ашарга кирәк соң?

Тешне кәбестә ныгыта

Нервлар, кан тамырлары, теш һәм сөякләр өчен иң мөһим микроэлемент - кальций. Организмыбызны кальцийга баету өчен нинди продуктлар ашарга кирәк соң?

Сөт ризыклары. Эремчек, сыр, йогырт, кефир, каймак - болар барысы да кальций чыганагы санала. Шуны да истә тотыгыз: майлылыгы күп булган продуктларга караганда, майсызрак булганнарында кальций күбрәк: бигрәк тә каты сырларда, аның 100 граммында - 1000 мг.
Шпинат һәм кәбестә. Кәбестәдә кальций 200 мг. Ә менә шпинат сезне 106 мг га баетачак.
Чикләвекләр. Бигрәк тә миндаль (260 мг) һәм Бразилия чикләвегендә (160 мг) күп ул.
Мәк һәм кунжут орлыгы. Христиан динендәгеләрнең уразаларында әлеге орлыкларны ризыкка кушып ашауларының сере шунда.
Петрушка, укроп, базилик, горчица һәм тузганак яфрагы. Кальцийны бу үсемлекләрдән дә табарга була. Петрушка яфрагында ул сөткә караганда да күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading