Тирамису торты өчен савоярди печеньесын да үзем әзерлим.
Скопировать ссылку
Тирамису торты өчен савоярди печеньесын да үзем әзерлим.
Аның өчен 3 йомырка, 85 гр шикәр комы, 80 гр он, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы (анысы булмаса, бәрәңге крахмалы да ярый), бер чеметем тоз, өстенә сибәр өчен шикәр оны кирәк була.
Йомырканың агын яртылаш күпертәсе һәм әз-әзләп шикәр комын салып күпертеп бетерәсе. Кашык басып торырлык булсын.
Йомырка сарысын 10-15 секунд тирәсе генә күпертеп алдым да агына кушып болгаттым. Он белән крахмалны, тозны бергә кушып болгаттым да өчкә бүлеп йомырка массасына кушып әкрен генә болгаттым.
Әзер камырны кондитер капчыгына салып, формага куелган азык кәгазенә тезеп салып чыктым һәм өстенә шикәр оны сиптем, 5 минут торгач, кабат шикәр онын күп итеп сиптем. 180 градуска җылытылган газ мичендә 10-15 минут пешереп аласы.
Комментарийлар