16+

Тиз өлгерә торган камыр РЕЦЕПТЫ

Якыннарыгызны тиз генә камыр ашлары белән сыйларга телисезме?

Тиз өлгерә торган камыр РЕЦЕПТЫ

Якыннарыгызны тиз генә камыр ашлары белән сыйларга телисезме?

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, ярты стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 11 грамм чүпрә салып, яхшылап болгатырга. 5 стакан он салып басарга. Онны аз-азлап салырга киңәш ителә. Камыр артык каты да, йомшак та булмасын. Аннары пакетка салып, һава кермәслек итеп бәйләп, суыткычка куярга. Камыр 40 минутта кабарып менә. Тәмле ризыклар пешерергә камыр әзер дә! Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://www.instagram.com/p/CIFLbQRhyMy/?hl=de

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading