16+

Тәмле аш

Өч литрлы тирән капкачлы табага әзрәк сыек май салып, суган кыздырырга куйдым, 5-6 бөртек кориандрны учта уып салдым.

Тәмле аш

Өч литрлы тирән капкачлы табага әзрәк сыек май салып, суган кыздырырга куйдым, 5-6 бөртек кориандрны учта уып салдым.

2-3 минуттан эрерәк кисәккә туралган кишер, 3-4 тырнак сарымсакны изеп, угычтан уылган бер чәй кашыгы имбир, ярты аш кашыгы карри, 5 минут үткәч, туралган ит, әзрәк кызгач, ярты стакан чамасы томат соусы (үзем ясаган) салып, 20 минут чамасы пешерәбез. Аннары чәй кашыгы очында гына шикәр комы, кирәгенчә тоз, тимьян, бер болгар борычы, бер стакан бүрттерелгән кызыл фасоль, төсле кәбестә, туралган бәрәңге һәм өстеннән чыгып торырлык итеп кенә кайнаган су салдым. Сүрән утта өстен каплап, бер сәгать пешердем. Табынга биргәндә, яшел суган һәм кинза салдым.

Резидә Фәйзуллина, Сарман.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading