Шәһри Казан

Тәмле борщ пешерү СЕРЛӘРЕ

Чөгендер салыр алдыннан, шулпага лимон согы яки аш серкәсе салыгыз.

Чөгендерне шулпага кыздырылган яшелчәләрдән соң салырга кирәк.

Чөгендер бәрәңге күләмендә булса тәмле.

Тәмләткечләрне аш булып җитешкәндә түгел, шулпа булганда салыгыз.

Чөгендерне вак угычтан уыгыз, алай иткәндә согы күбрәк бүленә, төсе дә яхшы чыга. Уылган чөгендерне майда кыздырыгыз.

Реклама

Суган белән кишерне кыздырып, алар өстенә 1-2 аш кашыгы томат пастасы салыгыз. Соус та, кетчуп та түгел, нәкъ менә паста.

Шулпага шикәр дә салып җибәрегез.

Кайбер хуҗабикәләр бәрәңгене яшелчәләр белән кыздырып ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: борщ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: