Шәһри Казан

Тәмле күмәчләр

1 стакан сөтне җылытам да шуның өстенә 1,5 чәй кашыгы чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 6-7 аш кашыгы он салып болгатып баш ясап куям.

Ул бик тиз әчи, аннары шуңа 2 йомырка, тагын бер уч шикәр комы, 3 аш кашыгы тирәсе көнбагыш мае, 50 гр тирәсе йомшартылган ак май, 1 чәй кашыгы тоз, онны чама белән (3 стаканлап) салып, камыр басам, кабартам һәм пешерәм. Өстенә йомырка туглап сөртәм, аннан умач кебек әйбер ягам. Анысын он, май, шикәр комын кушып ясыйм да умач кебек уам.

Реклама

Мәрьям Миңнегулова.

 

Теги: күмәч
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: