16+

Тәмле һәм туклыклы салат ясау ЫСУЛЫ

Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.

Тәмле һәм туклыклы салат ясау ЫСУЛЫ

Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.

1 кат – эре угычтан уган бәрәңге, тоз сибәм

2 кат – сарымсаклы майонез

3 кат – шакмаклап туралган ысланган тавык ите, майонез

4 кат – вак итеп кенә туралган әз генә суган

5 кат – кореяча кишер

6 кат – саламлап кыяр, майонез

7 кат – угычтан уылган йомырка агы, майонез

8 кат – угычтан сыр, майонез

9 кат – угычтан йомырка сарысы

Өстен теләгәнчә бизибез. Майонезны үзегез чамалап сылагыз, мин пакетка салып, аның очын кисеп, сеткалап кына йөреп чыгам.

Мәрьям Миңнегулова, Азнакай

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading