16+

Тәмле сырлы аш рецепты

Германиядә бик тә популяр булган тәмле сырлы аш рецептын тәкъдим итәбез.

Тәмле сырлы аш рецепты

Германиядә бик тә популяр булган тәмле сырлы аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
- Су – 3 л
- Суган – 1 шт
- Фарш – 400-500 гр
- Сыр (йомшак) – 2шт
- Шампиньон гөмбәсе – 200 гр
- Үсемлек мае – кыздыру өчен
- Тоз – 0,5 аш кашыгы.

Суганны турыйбыз да, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шулай ук фарш һәм гөмбәне дә кыздырабыз. Кайнап торган суга барлык ингредиентларны салабыз. Азрак кайнап чыккач, өлешләп сырны өстибез. Тагын бер 5-10 минут тирәсе пешерәбез. Классик рецепт буенча, аш бәрәңгесез пешерелә. Ләкин бәрәңге белән дә пешерергә мөмкин. Табынга яшел үләннәр белән бизәп бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading