16+

“Әтнә” торты РЕЦЕПТЫ

Авызда эреп китә торган торт тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади.

“Әтнә” торты РЕЦЕПТЫ

Авызда эреп китә торган торт тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади.

Камыр өчен:
200 гр йомшартылган маргарин   
2 йомырка
2 аш кашыгы каймак (нинди майлылыкта булса да ярый)
350 гр он
150 гр шикәр комы
1чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

Эчлек өчен: Алма повидлосы (аның күләме сезнең юмартлыктан тора). Пычак очына элеп кенә корица (булмаса да ярый).

Эш барышы:
Йомыркага шикәр комын салып болгатып алабыз. Шуңа каймак белән маргаринны салып бутыйбыз. Разрыхлитель белән он өстәп, йомшак кына камыр басабыз. Газ мичен кабызып куябыз (мин 170 градуска куям). Камырны 4 тигез өлешкә бүлеп, җәймәләр җәеп, 10-12 минут пешереп алабыз. Пешеп чыккан җәймәләрнең кырыйларын тигезләп кисәбез (аларны уклау ярдәмендә ваклап, тортның кырыйларына, өстенэ сибәр өчен кулланачакбыз). Җәймәләрнең арасына повидлоны җәеп, валчыгын гына сибшсе кала.

Гөлназ Хаиева

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading