16+

ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитовадан “Тәмле канатлар” рецепты (+видео)

Ярты сәгать эчендә әзер була торган бу рецепт, кичке аш әзерләгәндә, менә дигән ашамлык булыр.

ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитовадан “Тәмле канатлар” рецепты (+видео)

Ярты сәгать эчендә әзер була торган бу рецепт, кичке аш әзерләгәндә, менә дигән ашамлык булыр.

Тавык канатларын икегә бүләбез. Тирән савытка май салып, туралган сарымсакны кыздырып алабыз. Өстенә канатларны салып, кызу утта итне бераз агарганчы болгатып торабыз.

Аджика, томатлы соус, соя соуысы, бал өстәп болгатабыз. Тозлырак яратсагыз соя соусын күбрәк, баллы яратучылар- балны күбрәк өсти аласыз. Савытның өстен каплап, утны киметеп, бер 10 минутка калдырабыз. Баллы соус куерсын өчен бераз өстен ачып торабыз.

30 минут та үтми, канатлар әзер була! Ашау алдыннан- өстенә карамельләшкән арахис яки көнҗет (кунжут) сибәбез. Гарнирга дөге пешерергә мөмкин. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading