16+

«Торт сораучылар күп, өлгереп кенә булмый»

Бер генә бәйрәм дә торттан башка узмый. Бер генә бала да туган көнен аннан башка уздырырга ризалашмый. Ә менә ул торт өстенә курчаклар яки мультфильм персонажлары крокодил Гена белән Микки Маус, «Ну, погоди!»дагы Куян белән Бүре тезелешеп утырган булса, машина-танклар белән бизәлсә, туган көнен уздыручы нәниләрнең түбәсе күккә тия... Мондый...

«Торт сораучылар күп, өлгереп кенә булмый»

Бер генә бәйрәм дә торттан башка узмый. Бер генә бала да туган көнен аннан башка уздырырга ризалашмый. Ә менә ул торт өстенә курчаклар яки мультфильм персонажлары крокодил Гена белән Микки Маус, «Ну, погоди!»дагы Куян белән Бүре тезелешеп утырган булса, машина-танклар белән бизәлсә, туган көнен уздыручы нәниләрнең түбәсе күккә тия... Мондый...

- Фәйрүзә, мондый торт­ларны күптән пешерәсеңме?
- Ике генә ел әле. Декрет ялында утырганда, телевизордан «Король кондитеров» дигән тапшыру карадым. Анда мастика белән торт бизәү серләре турында сөйләделәр. Үземдә дә шундый торт пешереп карау теләге уянды. Интернеттан мастика ясау рецептлары белән таныштым. Алар төрле, желатиннан да, майдан да ясала. Берничә рецептны сынап карагач, берсенә тукталдым. Тик андагы коры балалар ризыгы (сухая смесь) урынына мин «Малютка» кулландым. Соңгы вакытта аны бөртекле итеп ясый башладылар. Ә аңардан мастика ясау җайсыз. Хәзер кибеттән әзер мастика сатып алам.
- Мастика нәрсә соң ул?
- Мастика кондитер сә­нә­гатендә, әйтик, шул ук тортларны бизәү өчен кулланыла торган продукт. Аны ашарга ярыймы соң дип сорыйлар. Әлбәттә, ярый, чөнки ул шикәр пудрасыннан ясала. Үзлеге белән пластилинга якын булган мастикадан торт бизәр өчен теге яки бу элементларны ясыйсың да суыткычта катырасың. Төс бирер өчен азык буягычларны кулланам.
- Бу аюлар, курчакларны үзең әвәлисең инде алайса?
- Әйе. Аларны эш­лә­гән­дә кул астында ниләр бар, шуларның барысын да кулланам. Теш чистарткыч та, азык фломастеры, уенчык формалар да эшкә җигелә. Чәчәк яфракларын ясар өчен роза чәчәгенең яфрагын полимер балчыкка батырып, эзен калдырам. Аны газ миченә куеп киптерәм. Аннары шул яфрак формасын алган кипкән балчыкны мастикага батырам. Торт бизәү белән шөгыльлә­нү­челәр өчен махсус кибет барлыгын белгәч, кайбер нәрсәләрне шуннан сатып ала башладым. Хәзер инде мастика белән эшләр өчен махсус формаларым, коралларым да бар.
- Тортны бизәү күпме вакытыңны ала?
- Төрлечә. Кайберләренә бер сәгать тә җитә, кайберләре берәр көнгә сузыла. Бизәү элементларының катлаулылыгыннан тора. Шулай ук кемгә ясалуы да тәэсир итә, ахры. Кайвакыт бик катлаулысы да җиңел генә килеп чыга, ә кайвакыт инде ясалып бетте дигәндә генә, ишелеп төшә, элементлар бер-берсенә берекмичә интектерә.
- Заказларың да күп­тер?
- Тортларны якыннарыма, дус-туганнарга гына пешерәм. Сораучылар күп анысы, тик өлгереп кенә булмый. Шуның белән генә шөгыльләнергә дә теләгем бар иде. Тик бездә үз эшеңне ачу алай җиңел түгел. Рөхсәт алу өчен бик күп документлар җыярга кирәк. Финанс ягы да бар.
- Тортка заказ бир­гән­дә, аның формасын, бизәлешен үзләре сайлыймы?
- Күбесе, үзеңә кара, диләр. Танышларымның нинди һөнәр ияләре булуын, нәрсәләр белән кызыксынуларын белгәнгә, шундыйрак тематикада бизәргә тырышам. Тортның нинди очрак уңаеннан пешерелүенә дә карыйм. Дустым бабасының туган көненә торт пешерергә кушкан иде. Аның умарталар тотуын әйтте. Шуңа да торт өстенә умарталар, яшелчә тү­тәл­ләре, көнбагышлар арасына кәләпүшле бабайны утыртып куйдым. Дустымның әйтүенчә, бабасы бик ошаткан, «бабайны» сервантка ук алып куйган. Торт ясатырга теләүчеләргә, вакытым булмаганга, үзегез дә ясап карагыз дип әйткәлим. Бер иптәш кызым ясап караган иде, әйбәт килеп чыкты. Хәзер үзе дә пешергәли. Газета укучыларга да үзләрен сынап карарга тәкъдим итәм.

Фәйрүзәдән баллы торт рецепты:
5 аш кашыгы бал, 150 гр сыер мае, 1 стакан шикәр комы алып, барысын бергә «су мунчасы»нда эретәбез. 3 күкәйгә 1 чәй кашыгы сода салып күпертәбез һәм эреткән массага салабыз. 3-4 стакан он кушып, камыр басабыз. Юка җәемнәр җәеп, 150-200 градуслы газ мичендә һәрберсен 5-10 минут пешереп алабыз. Кремны һәр кеше теләгәнчә ясый. Каймак белән кайнатылган сөт яки каймак белән шикәр комы кушып та ясарга мөмкин.
Мастика ясау рецепты:
500 гр шикәр пудрасы, 10 гр желатин, 50 гр су, лимон согы (лимон кислотасы)
Желатинны 15 минут салкын суда җебетәбез. Аннары эретәбез, кайнатырга ярамый, югыйсә үзлеген югалта. Шикәр пудрасын илибез дә аз-азлап желатинга өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Нәтиҗәдә ак масса барлыкка килә. Мастика кулга ябышырга тиеш түгел. Ябышкак булса, тагын шикәр пудрасы өстибез. Уалса, лимон согы сыгабыз. Тик инде мастика белән бер тапкыр да эшләмәгән булсагыз, лимон согы өстәмәгез. Чөнки аның белән мастика тиз кибә. Мастика тиз кипмәсен дисәгез, атланмай кушарга була. Мастиканы 10-15 минут болгатабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading