16+

Тәрәзәгә пәрдәне дөрес итеп ничек эләргә?

Җәй - ял итү генә түгел, ремонт ясау чоры да. Ремонттан соң күпләр тәрәзә пәрдәсен дә алыштыра.

Тәрәзәгә пәрдәне дөрес итеп ничек эләргә?

Җәй - ял итү генә түгел, ремонт ясау чоры да. Ремонттан соң күпләр тәрәзә пәрдәсен дә алыштыра.

Тәрәзә пәрдәсе өчен күпме тукыма кирәген билгеләү өчен иң элек аның нинди озынлыкта булуын уйларга кирәк. Аның өч төре бар: тәрәзә төбенә кадәр, аннан астарак һәм идәнгә чаклы. Беренче вариантны сайлаган очракта, ул тәрәзә төбеннән бер сантиметрга өстәрәк була. Икенче вариантта тәрәзә төбеннән 10-15 сантиметр төшеп тора. Өченче вариантта идәнгә кадәр бер сантиметр ара булырга тиеш. Пәрдәнең озынлыгын билгеләү өчен линейка түгел, рулетка кулланыгыз. Ул дөресрәк үлчәргә булыша. Пәрдәнең киңлеген һәм озынлыгын үлчәгәнче, кәрнизне элегез. Киңлеген исәпләгәндә, бөкләп калдыру өчен, ике ягыннан берничә сантиметр өстәгез.
Пәрдәнең нинди формада булуына карап, тукыманың киңлеген билгелисез. Элмәк белән булса, кәрнизнең киңлеген 1 яки 2 смга тапкырлыйбыз.
Люверста яки стандарт лентада булса, кәрниз киңлеге размерын икеләтә аласыз.
Карандаш сырлы пәрдә булса, кәрнизнең киңлеген 2,5 смга тапкырлагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading