16+

Бик тәмле өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ

Гөлчәчәк Фәтхулова бик тәмле өчпочмак пешерү серен чиште.

Бик тәмле өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ

Гөлчәчәк Фәтхулова бик тәмле өчпочмак пешерү серен чиште.

Камыр өчен: 200 гр кибет каймагы, 100 гр бүлмә температурасындагы су, 100 гр эретелгән ак май, бер чеметем тоз, бер чеметем шикәр комы, ярты чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), он.

Эчлек өчен: тавык ите, бәрәңге, суган, тоз, борыч.

Гадәти өчпочмак камырыннан катырак итеп камыр басабыз. Ни өчен дигәндә, камырны бераз ял иттергәч, ул артык йомшарып китә. Йомшак камыр өчпочмакны ясаганда тишелергә йә булмаса ясагач, җөйләре яхшылап ябышмаска, ачылырга мөмкин. Камырны бераз ял иттерәбез. Ул арада эчлек әзерлибез. Камырыбызны вак кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр җәеп, өчпочмакны ясап, кызган газ миченә куябыз. Пешеп чыккач, өстен майлап табынга бирәбез.

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading