Шәһри Казан

Төсле диета ябыктыра һәм сәламәтләндерә дә

Бу үзенчәлекле диетаны Республика медицина профилактикасы үзәге артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләгән хатын-кызлар өчен тәкъдим итә. Диетологлар көн саен туклану өчен махсус меню төзегәннәр. «Әлеге диета ябыктырып кына калмый, сәламәтлек өчен файдалы да», - ди алар. Сынап карыйк.

Дүшәмбе - ак көн

Рационда ак төстәге яшелчәләр булырга тиеш. Әйтик, кәбестә, сөт ризыклары. Ак яшелчәләр витаминнарга һәм клетчаткаларга бай. Сөт ризыкларында кальций күп. Бу, үз чиратында, организмны чистартырга, эчәклекләрнең эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә.

Сишәмбе - кызыл көн

Бу көнне кызыл төс кергән продуктлар гына ашарга кирәк: помидор, кызыл борыч, кизил, мүк җиләге. Кызыл продуктларда С витамины, иммунитетны күтәрә торган, организм өчен бик файдалы элемент - селен һәм иң кирәкле антиоксидантларның берсе - ликопин бар. Селен шулай ук диңгез продуктлары, креветка, кыслада күп. Кызыл продуктлардагы кирәкле матдәләр яман шешне кисәтергә дә булыша.

Чәршәмбе - яшел көн

Салат, «диңгез кәбестәсе», брокколи һәм башка яшел яшелчәләр ялкынсынудан саклау үзлегенә ия. Диңгез кәбес­тәсендәге йод эндокрин системасы авыруларыннан, калкансыман бизләрдән сак­лый.

Пәнҗешәмбе - әфлисун төсендәге көн

Реклама

Кабак, кишер, әфлисун төсендәге борыч, абрикос, гөлҗимеш, әфлисун, сырганак сәламәтлекне ныгыта торган элементлар - каротоноидларга бай.

Җомга - шәмәхә көн

Бу көнне ашарга кирәкле продуктлар - кара карлыган, кара җиләк (черника), зелпе (жимолость), кызыл кәбестә. Әлеге продуктлар онкология авыруларыннан да саклыйлар.

Шимбә - сары көн

Рационда сары төс кергән ризыклар өстенлек итә: сары борыч, кукуруз, йомыр­ка сарысы, банан, ананас. Санап киткән соңгы ике җиләк-җимештә кәефне күтәрә торган матдәләр дә бар икән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 27 май 2018 - 16:16
    Изгелектән өстен булма Сөекле пәйгамбәребез: «Һичбер изгелеккә җиңел карамагыз, коедан алган суыңны кардәшеңнең чиләгенә салу кебек эшне дә вак нәрсәгә санама», – дигән.
    127
    0
    3
  • 27 май 2018 - 15:06
    «Гайбәтчеләр нәрсә генә сөйләсә дә, Хәния Фәрхи бөек җырчы булып калачак» Гайбәтчеләр нәрсә генә сөйләсә дә, Хәния Фәрхи татар-башкорт халкының Бөек Җырчысы булып калачак.
    599
    0
    0
  • 27 май 2018 - 11:42
    Бакча җиләген ничек туендырырга? 1 стакан көлгә 1-2 литр кайнар су салып суытырга. Шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод өстәп, яфраклар чыланганчы сибәргә.
    282
    0
    1
  • 27 май 2018 - 10:49
    Сандыктагы туфлиләр Миңа биш яшь иде. Яңа йорт салып бетереп, зур авылга күченеп йөргән көннәребез. Шатлыгыбыз эчкә сыймый: алты почмаклы ун тәрәзәле өй кояш кебек балкып тора, үзе иркен, һавалы, якты.
    144
    0
    3
  • 26 май 2018 - 17:35
    Раковина, унитаздагы күгәрекне ничек бетерергә? Раковина, унитаздагы күгәрекне бетерү өчен аш серкәсе кулланыгыз.
    246
    0
    0
  • 26 май 2018 - 17:34
    Тузганак балы ясау ЫСУЛЫ Мин һәр елны шушы чорда тузганак балы ясыйм.
    419
    0
    3
  • 26 май 2018 - 15:38
    Көтәр кешең булса... «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса» диләр. Шулай, ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул...
    507
    0
    10
  • 26 май 2018 - 09:39
    Тимершәехнең изге догасыннан башланган юл Адәм балаларыныкы кебек, авылларның да язмышы төрле.
    215
    0
    0
  • 26 май 2018 - 09:31
    Китап бәйрәме Татарстан китап нәшриятының иң яхшы китаплары илнең төп мәдәни бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк. 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган китап фестивале узачак. Дүрт көн барган фестивальдә илнең иң яхшы театрлары һәм музыкаль коллективлары үзләренең программаларын куячак. 
    138
    0
    0
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    411
    0
    1
  • 25 май 2018 - 16:41
    Косметик чаралар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Косметик чараларның составы белән кызыксынасызмы? Укып карап, берни дә аңламадык дияргә җыенасызмы? Алай икән, түбәндәге киңәшләребез сезнең өчен.
    195
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:13
    «Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак» Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобус алды.
    361
    0
    0
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • VI Республика ифтарыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 27 май 2018 - 16:16
    Изгелектән өстен булма Сөекле пәйгамбәребез: «Һичбер изгелеккә җиңел карамагыз, коедан алган суыңны кардәшеңнең чиләгенә салу кебек эшне дә вак нәрсәгә санама», – дигән.
    127
    0
    3
Ночной режим