16+

Татарстанда интеллектуаль милекне залог итеп, финанс ярдәме алу мөмкинлеге булдырылды

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда интеллектуаль милекне залогка биреп торып, бизнес өчен кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда интеллектуаль милекне залогка биреп торып, бизнес өчен кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.

«Файдалы модель» финанс программасы һәм «Интеллектуаль актив» гарантия бирү продукты Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән булдырылган һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бу программа залогның традицион төрләрен тәкъдим итә алмый торган компанияләргә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге һәм матди булмаган активлар өлкәсендә инновацияләрне үстерүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә этәргеч бирер дип көтелә.

«Интеллектуаль милек нәтиҗәләрен хуҗалык әйләнешенә кертү – инновацион икътисадны үстерүгә ачкыч. Без яңа технологияләр, уйлап табулар һәм иҗади чишелешләр «киштәдә» ятмасын, ә аларны булдыручылар һәм икътисадның реаль секторында көч куйган предприятиеләр өчен дә файда китерсен өчен шартлар тудырабыз», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Республикада интеллектуаль милекне залогка куеп, әлеге төр финанс ярдәменнән анатомия, ортопедия һәм инновацион мендәрләр җитештерүче бер эшмәкәр файдаланган инде.

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Файдалы модель» программасы буенча финанслауның максималь күләме 15 миллион сумны тәшкил итә. Ул еллык 7 процентлы ставкада, сумманың 95 проценты күләмендә ТР Гарантия фонды поручительлеге белән 4 елга кадәр срокка бирелә.

ТР Фәнни-техник мәгълүмат үзәге интеллектуаль милекне бәяләүче белгечне эзләүдә һәм Роспатентта залогка йөкләмә салу процессында килешү төзүдә булышачак.

Татарстанда сынау буларак старт алган әлеге проект – инновацион эшчәнлекне стимуллаштыручы финанс коралларын үстерүдә һәм кыйммәтле интеллектуаль милеккә ия компанияләргә үз бизнесларын җәелдерү өчен финанс мөмкинлекләре табуда мөһим адым. Бу тәҗрибә, илнең инновацион потенциалын ныгытуга этәргеч биреп, Россиянең башка төбәкләре өчен дә үрнәк булачак.

Республикада эшмәкәрләргә ярдәм чаралары ТР Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән тормышка ашырыла торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә.

Программа турында белешмә алу һәм гариза бирү өчен ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading