16+

Нигә аны кеп-кечкенә килеш явыз үлемгә бирдегез?

Бүген сабыйларыбызга әкияттәге җиде башлы дию пәрие янамый.

Нигә аны кеп-кечкенә килеш явыз үлемгә бирдегез?

Бүген сабыйларыбызга әкияттәге җиде башлы дию пәрие янамый.

Ләкин нәни саф җаннарны аларның тирә-юнендәге юньсез өлкәннәрдән, гадел булмаган укытучылар, явыз тәрбиячеләр һәм, кызганыч, соңгы вакытта... әти-әниләреннән дә!, җыеп кына әйткәндә, тормышның бөтен пычраклыкларыннан якларга кирәк. Бу бүгенге гаделсезлек белән шыплап тулган дөньяда җиңел түгел.

Ләкин шулай да без, өлкәннәр, моны эшләргә тиешбез. Чөнки бер генә сабый да дөньяга үзе теләп, гариза язып килми. Тик без еш кына бу хакта белмибез, әллә белергә дә теләмибез, әллә белеп тә онытабыз, әллә белмәмешкә салышып, күз йомабыз.

Кадерен белмәсәң, каберен белерсең диләр бит. Соңгы араларда мәңгелек йортыбыз - зиратларда елдан-ел нәни каберләр саны арта бара. Ул нәни туфрак өемнәре астында кемнәрнеңдер йөрәк парәләре, җан яралары мәңгелек йокыда. «Бала хәсрәте бирмәсен!» - бу безнең халыкның иң изге теләкләренең берсе. Чөнки бала хәсрәте иң авыры, җанны иң әрнеткәне. Башта аны тугыз ай буе төрле җәфаларга түзеп, йөрәгең астында йөртәсең, аннары мең газаплар, әҗәл белән күзгә-күз очрашып, дөньяга китерәсең.

- Безнең тормышыбызда мәхәббәт кимеде, - ди бер педагог психолог танышым. - Безнең бөтен фаҗигаләребез шуннан башлана. Әти-әниләр - балаларын, балалар ата-аналарын яратмый, хөрмәт итми. Моннан иң күп җәфа күрүчеләр, билгеле инде, балалар.

Без шул әбиләребез әйткән «ата - улны, ана кызны белми торган» заманга килеп җиттек бугай. Югыйсә, бәгырь җимешләребезгә болай ук битараф, игътибарсыз булмас идек. Соңгы хәбәрләрне куркып, “тагын ни булды икән инде? -  дип тыңлыйбыз хәзер. Тегендә самолет төшкән, монда янгын чыккан, олы юлда машина һәлакәте. Күпме җаннар кыелган. Иң аянычлысы, алар арасында әле яши генә башлаган, күпме гөнаһсыз нарасыйларның булуы бәгырьне телә. Ләкин без, нишләптер, гыйбрәт тә, сабак та ала белми торган бер мәгънәсез кавемгә әйләнеп барабыз бугай. Йөрәкләребез урынында да кайгырта да, ярата да, борчыла да белми торган йодрык кадәрле ит кисәге генә бугай хәзер. Күзләребез дә сөеп карарга сәләтле түгел, ә аракы сөреме яисә акча ялтыравы белән генә капланган бугай. Шуңа күрә дә сабыйларыбыз бездән китеп торадыр да. Безнең битарафлыгыбызга, яратуыбыз җитмәүгә түзә алмыйча, мәңгелеккә...

Мөслим райондагы фаҗига да вакыт шактый узса да, онытылмый. Ике яшьлек нарасыен яр буенда утыртып, су керергә төшеп киткән хәсрәт-ана сабыеның елау тавышы төшләренә кереп, акылдан язмасмы икән? Юктыр, чөнки акылдан язар өчен дә башта ул акылның булуы кирәк бит әле. Ә акыллы әни нәни баланы су буенда берүзен калдырмый. Төркиягә ял итәргә барып, алты яшьлек улының гомерен массажга алмаштырган ханымга ни дисең тагын?!

Мондый кайгылы хәлләр турында ишеткәч, үзебезнең әбиләребезне искә алам мин. Алар ирләрен сугышка озатканда итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә балалар белән калганнар. Ләкин үзләре бик күп авырлыклар күрсәләр, ач-ялангач булсалар да, һәрберсенең гомере өчен кыя таштай нык торганнар. «Бармакның кайсын гына тешләсәң дә, бер төсле авырта», дигәннәр алар һәм бик хаклы булганнар. Ирләре яу кырында батырлык күрсәтсә, алар тылда Ана батырлыгы күрсәткән. Шуңа күрә җиңгәнбез дә инде без. Күп кенә җирләрдә солдатлар белән янәшәдә Аналар батырлыгына да һәйкәл куелган.

Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, бала югалту кебек ачы хәсрәт кичергәннәр бу фаҗигадә бүген тирә-юньне гаеплиләр, тик үзләрен генә түгел. Кемдер карарга тиеш булган, кемгәдер ышанып калдырган... Юк инде, әти-әниләр (бигрәк тә әниләр!), төп гаеп сезнең үзегездә. Чөнки сез бит аның дөньяга кирәклеген тоеп, аңа яңа тормыш биргәнсез. Ә тормышына куркыныч янаганда нигә янында булмадыгыз? Нигә аны кеп-кечкенә килеш явыз үлемгә бирдегез?

Исегезгә төшерегез әле, нәни балалар куркыныч килгәндә (юл аша чыкканда, эт очраганда, исерекләр күргәндә) әниләренең яки башка үзләре өчен кадерле кешеләрнең кулларына ябыша. Һәрхәлдә, минекеләр генә искәрмә түгелдер. Алар бу чакта кулларын гына түгел, дөп-дөп типкән йөрәкләрен дә (гомерләрен дә дип укыгыз) без өлкәннәргә тапшыралар.

Балаларны һәркөнне якларга-сакларга кирәк икәнен соңгы аралардагы фаҗигаләр раслап тора. Әле узган атнада гына башкалабызның бер мәктәбендә укучы 15 яшьлек үсмер өйдән чыгып киткән. Гәүдәсен Казансудан таптылар. Аңарчы КФУ каршындагы лицейда белем алучы 7нче сыйныф укучысы дөньядан китүнең коточкыч юлын сайлап метро  поезды астында калды. Соңгы хәбәр бөтенләй башка сыярлык түгел. Чаллыда яшәүче иртәгә  туган көне  булырга тиеш 10 яшьлек малай әти–әнисенең урамга  чыгып китүен көтеп торган да үз үзенә кул салган. Сәбәбе күптән түгел вафат булган бабасының  “анда” ничек яшәвен беләсе килгән диләр. Үзе шулай дип язып кадырган ди. “Алла сакласын”! дияргә  генә кала инде... Тик саклаганны гына  саклый дигәнен дә  еш ишетәбез.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading