16+

Тутырган гөмбә РЕЦЕПТЫ

Мин шампиньон гөмбәсенең эшләпәсен кулланам. Эшләпә эчендәге соры “гармошкасын” кырып алдым.

Тутырган гөмбә РЕЦЕПТЫ

Мин шампиньон гөмбәсенең эшләпәсен кулланам. Эшләпә эчендәге соры “гармошкасын” кырып алдым.

“Тәпиләрен” вак итеп турадым. Тавыкның түш итен пешереп, турап куштым. Сырны вак угычтан чыгардым. Яшел сарымсак, яшел суган кыягы һәм укроп салып, тәменчә тоз-борыч өстәп, шулар янына кибет каймагы кушып болгаттым да, шушы эчлекне гөмбәнең эшләпәсенә тыгызлап һәм өеберәк тутырдым. Табага тезеп газ духовкасына куйдым. Башта гөмбәнең үз суы чыга, шуңа да табаны бер кат майларга гына кирәк. Гөмбәнең суы парга әйләнеп беткәч, газны сүрән утка калдырып 20 минут тоттым.

Кадрия Ишмурзина,
Кукмара.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading