16+

Тутырылган ташкабак РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: ит фаршы (теләсә нинди иттән булырга мөмкин), дөге, ташкабак, суган, кишер, каймак һәм томат пастасы.

Тутырылган ташкабак РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: ит фаршы (теләсә нинди иттән булырга мөмкин), дөге, ташкабак, суган, кишер, каймак һәм томат пастасы.

Иң элек суганны, шуннан аның янына кишерне салып кыздырабыз. Әзер булыр алдыннан ике аш кашыгы каймак һәм ике аш кашыгы томат пастасын 1 стакан суда болгатып салабыз. Бераз суынгач, әлеге катнашманың яртысын (куерагын) фаршка бүрттерелгән дөге белән кушып яхшылап болгатабыз. Тәменчә тоз сибәргә онытмагыз!

Ташкабакны боҗраларга кисеп, төшле өлешен алабыз. Шуның урынына фарш тутырабыз һәм май сөртелгән табага төзәбез. Кыздырманың калган өлешенә тагын 0,5-1 стакан су белән болгатып, табага салабыз. Ташкабаклар үзләре артык төче булмасын өчен монда да тоз сибү кирәк.

Ташкабакны 1 сәгать дәвамында сүрән утта табаның капкачын ябып пешерергә кирәк. 

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading