Шәһри Казан

Тюльне зеленка агарта

Тюлегез элеккечә ап-ак булып торсын өчен, аны 1,5-2 сәгать җылы суда тотабыз, иртән бер кат юып, кер порошогы салынган кайнар суга тыгып торабыз. Ул арада 0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз салабыз. Тюльне юып, чайкатып алабыз. Алдан әзерләп куелган тозлы суга берничә тамчы зеленка тамызабыз да...

Реклама

Тюлегез элеккечә ап-ак булып торсын өчен, аны 1,5-2 сәгать җылы суда тотабыз, иртән бер кат юып, кер порошогы салынган кайнар суга тыгып торабыз. Ул арада 0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз салабыз. Тюльне юып, чайкатып алабыз. Алдан әзерләп куелган тозлы суга берничә тамчы зеленка тамызабыз да тюльне шуңа батырабыз, ара-тирә әйләндергәләп алабыз. 2-3 минут тоткач, элеп киптерәбез. Мәшәкате бар, әлбәттә, әмма еллар буе сарыланып беткән тюлегез, яңа сатып алгандагыдай, ап-ак булачак.

Фото livinternet.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: