Утын яру тәҗрибәсе белән Балтач районы Арбор авылыннан Фәрит Хәлиуллин уртаклаша.
Ул аны телевизор караганда күреп алган. Утын пүләнен җиңел машинаның иске камерасы эченә кертеп урнаштырсагыз, утынны ярганда, ул аумый. Һәр селтәнгән саен бөгелеп, аны кире бастырасыгыз булмас, сугып кына өлгер.
Агач пүләннәре кечерәк булса, берничәне куярга да була. Әлеге ысул белән утын яру бик тиз һәм уңайлы. Кышкы салкында утын яру бермә-бер җиңел булуын да исәпкә алсак, сезгә балта сабын тотып торасы гына кала. Монысы, әлбәттә, бераз шаярту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар