16+

«УЗИ ул – табибның өченче күзе»

«Табиб-кардиолог мине корсак куышлыгына УЗИ үткәрергә җибәрде. Бүген медицинаны УЗИдан башка күз алдына китерү мөмкин булмаса да, мин бу тикшеренүдән куркып торам әле. Организм өчен УЗИның зыяны юкмы икән? Кадрия Гайнуллина» Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИның әһәмияте һәм аның үзенчәлекләре турында безгә медицина фәннәре кандидаты Рузалия Хәмзина сөйләде: -...

«УЗИ ул – табибның өченче күзе»

«Табиб-кардиолог мине корсак куышлыгына УЗИ үткәрергә җибәрде. Бүген медицинаны УЗИдан башка күз алдына китерү мөмкин булмаса да, мин бу тикшеренүдән куркып торам әле. Организм өчен УЗИның зыяны юкмы икән? Кадрия Гайнуллина» Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИның әһәмияте һәм аның үзенчәлекләре турында безгә медицина фәннәре кандидаты Рузалия Хәмзина сөйләде: -...

«Табиб-кардиолог мине корсак куышлыгына УЗИ үткәрергә җибәрде. Бүген медицинаны УЗИдан башка күз алдына китерү мөмкин булмаса да, мин бу тикшеренүдән куркып торам әле. Организм өчен УЗИның зыяны юкмы икән?
Кадрия Гайнуллина»


Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИның әһәмияте һәм аның үзенчәлекләре турында безгә медицина фәннәре кандидаты Рузалия Хәмзина сөйләде:
- Ультратавыш ярдәмендә тикшеренү узуны табибның өченче күзе дип йөртәләр. УЗИның әһәмиятен бәяләп бетерүе дә авыр. Шулар арасында иң мөһиме - аның ярдәмендә тән тиресен авырттырмыйча, аңа бернинди зыян китермичә эчке органнарны күреп булу. УЗИ тикшеренүе бик гади һәм авыртуларсыз үтә.
- Димәк, табиб УЗИ үтәргә кушса, борчылырга кирәкми?
- Әйе, борчылыр урын юк. УЗИның төп өстенлеге дә - аның зыянсыз булуы. Ул организмга бернинди дә начар тәэсир ясамый. Әлеге тикшеренүнең тагын бер плюсы - табибка бер баруда ук берничә органга диагностика уздырырга була.
- Корсак куышлыгына УЗИны ничек үткәрәләр?
- Ультратавыш ярдәмендә тикшерү үткәрү ул - корсак куышлыгындагы органнарга диагностика үткәрүнең иң кулай ысулы, бу вакытта органнар турында бик күп мәгълүмат алып була. Корсак куышлыгының барлык органнары да диярлек (бавыр, үт куыгы, бөерләр, ашказаны асты бизе, сидек куыгы, талак) тиешле үлчәм һәм тыгызлыкка ия һәм ультратавышны яхшы чагылдыралар, бу исә аларны җиңел генә сканер аша үткәрергә мөмкинлек бирә. Эчке органнарга УЗИ үткәргән чакта аларның үлчәмнәре, тышчаларының калынлыгы, тукымаларның структуралары һәм составларындагы элементлары ачыклана. Корсак куышлыгына УЗИ, ничә яшьтә булсагыз да, авыртусыз һәм зыянсыз уза.
- Корсак куышлыгына УЗИ үтәргә барганда, ничек әзерләнергә кирәк? Бу вакытта ниндидер кагыйдәләр бармы?
- Мәсәлән, үт куыгына УЗИ үтәргә ач карын белән барырга кирәк. Ашаганнан соң ким дигәндә алты сәгать узган булу мөһим. Бу ультратавыш тикшеренүе узуны күпкә җиңеләйтәчәк. Эчәкләрдә бик каты газ җыела икән (метеоризм), корсак куышлыгына УЗИ үткәргәнче 3-4 көн алдан махсус диета тоту мөһим: газлар барлыкка китерә торган продуктларны ашамыйча торыгыз, алар - сөт, кузаклылар, кәбестә һәм газлы су.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading