Шәһри Казан

Варикоздан гидроаэробика коткара

Кан тамырлары киңәюенең көчәйгән вакыты 35 яшькә туры килә. Эстроген хатын-кыз гормоннары кан тамырларына начар йогынты ясый. Сезнең нәселдә варикоздан интеккән кеше бар икән, авыру сезгә дә күчәргә мөмкин.

Реклама

Утырып эшләүчеләрнең 30 процентының кан тамырлары начар хәлдә. Шуңа һәр 25-30 минут саен йөрегез. Аякны чалыштырып яки аякны аякка куеп утырмагыз. Аякларыгыз оемасын. Тез өстегезгә авыр сумкалар куймагыз, балаларны утыртмагыз.
Варикоз белән интеккән кешегә йөзү файдалы. Су кан тамырларына басым ясый, аларның тонусын күтәрә. Гидроаэробика - иң яхшы профилактик чараларның берсе.
Кан тамырларына Е витамины кирәк, ул аларның сыгылмалылыгын арттыра. Е витамины шытып чыккан арыш орлыгы, кузаклылар, салат, яшел суган, бавыр, йомырка сарысы, кукуруз, зәйтүн һәм соя майларында бар. С витамины кан тамырларын ныгыта. Бу витаминны гөлҗимеш, баллы борыч, сырганак, кара карлыган, кәбестә һәм цитруслыларда табып була. Кан тамырларына рутин да кирәк, ул кан тамырлары клапаннарын ныгыта. Рутинга гөлҗимеш, миләш, кара карлыган, цитруслылар, әстерхан чикләвеге, чәй бай. Веналарның эшчәнлеген биофлавоноидлар - җиләк-җимешкә куе кызыл төс кертә торган матдәләр җиңеләйтә, тромбларны тизрәк юкка чыгара. Кан тамырлары бакырга да мохтаҗ. Бакыр креветка, кальмарда, сарык бөерендә, сыер бавырында күп. Веналар эшчәнлегенә сыеклык булыша. Әгәр организмга көненә 1,5-2 литрдан кимрәк сыеклык керә икән, кан куера, әкрен йөри башлый. Майлы, баллы, камыр ризыклары кан тамырлары өчен зарарлы. Ит шулпалары, койка, ысланган ризыклар вена кырыйларын һәм клапаннарын тарката.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: