16+

Яңа ел алдыннан ничек экономияләргә?

Кибет, урамнарда бизәлгән чыршыларны ноябрь аенда ук күрергә була иде. Кайберәүләр өйләрендә дә бизәп куйды инде. Яңа елга акча күп тотыла. Шуңа да чыршы алганда акча бераз янга калсын өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

31 декабрь җиткән саен, ул кыйммәтрәк була. Гомумән, бүләкләрнең дә, продуктларның да бәяләре күтәрелә. Кибетләрдә – чират, урамнарда исә бөкеләр хасил була. Чыршыны алдан алып кую акчаны янга калдыра, вакыт белән нерваны да сакларга булыша.

Табигый чыршы белән бизисе килгәннәргә, киресенчә, бәйрәм җиткәнне көтәргә кирәк. 31е көнне аның бәясе шактый төшә. Алып кына китегез дип, шалкан бәясенә бирергә дә риза булалар.

Интернет-кибетләрдә дә бәя очсыз була. Чыршыны китереп тә бирергә мөмкиннәр.

Чыршы урынына өйне аның ботаклары белән генә дә бизәргә була.

Чүлмәктәгесен алсагыз, аны икенче елга да бизи аласыз.

Чын чыршыга караганда ясалмасын алу күпкә отышлы. Бер алып куясыз да әллә ничә елга җитә.
 
Сатучылар күпләп сатып алганда да ташлама ясарга вәгъдә итә. Берничә кеше җыелып, бергә алыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading