16+

Яңа ел төнендә телевизордан нәрсә карарга?

«Яңа ел төнендә» дип аталган ике серияле фильм (режиссеры Нурания Җамали) өч гаилә арасындагы ыгы-ызылы хәлләр турында сөйләячәк.

Яңа ел төнендә телевизордан нәрсә карарга?

«Яңа ел төнендә» дип аталган ике серияле фильм (режиссеры Нурания Җамали) өч гаилә арасындагы ыгы-ызылы хәлләр турында сөйләячәк.

Фильмда Камал театры артистлары - Илдус Әхмәтҗан, Фирая Әкбәрова, Люция Хәмитова, Минвәли Габдуллин уйный.
Вакыты: 17.55 сәгать
«Супер хитлар төне» дигән Яңа ел тамашасында Җир шарында таралып яшәүче бөтен дөнья татарлары катнашачак. Президент котлавыннан соң, 00.01 сәгатьтән алып төнгә кадәр дәвам итә. Австралия, Төркия, Хельсинки шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезнең татар халык җырларын башкаруын ишетә аласыз бу төнне.
Вакыты: 19.50 сәгатьтә башланып, Президент котлавыннан, ягъни төн уртасыннан соң дәвам итәчәк.



«Мәйдан»лылар «Яңа ел пилмәне» дигән бәйрәм тамашасы әзерләгән. Ул бәйрәм алды төнендә - 31 декабрь кичке сәгать унда башлана.
- Тапшыруда каналның бөтен хезмәткәрләре минем өйдә кунакта булачак. Музыкаль редакция артистларсыз бәйрәм итәме соң?! Безнең янга артистлар да җыелыша: хатыны белән Илназ Баһ, ИлСаф, Илвина, «Болгар кызлары» киләчәк. Хезмәткәрләрнең кайбе­рәүләре, адашып, эшкә, «Мәйдан»ның үзенә китәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, бик кызык булачак, - диде каналның баш редакторы Айгөл Нәбиуллина.

Вакыты: 22.00 сәгать
Шулай ук, 31 декабрьдә тамашачыларга бәйрәм кәефен «Кияү балакай» (20.00 сәгатьтә), «Салаваттан сәяхәт» (19.30да) тапшырулары да бүләк итәчәк.

-Яңа ел каникулында тирән тамырлары булган, кызыклы тарихлы татар авыллары турында документаль фильмнар күрсәтә башлыйбыз. «Туган ил буйлап» дип аталган тапшыруның беренчесе Актаныш районы, Куян авылында төшерелде. Ул 2 гыйнвар көнне кичке биштә күрсәтелә. Фильмның икенчесен шул ук вакытта 9 гыйнвар көнне карап була, - ди Айгөл Нәбиуллина.


- Бездә Яңа ел киче 16.00 сәгатьтә «Яшьлек тавышы» тапшыруы белән башланып китәчәк. Тамашачыларга бәйрәм кәефен Кыш бабай - Мөнир Рахмаев бүләк итәчәк. Эстрада йолдызларының Яңа ел бәйрәмен ничек каршы алулары, бәйрәмнәргә планнары турында әлеге тамашада белеп булачак. Мөнир, чын Кыш бабай кебек, тамашачыларның хыялларын да тормышка ашырачак, - диде каналның баш мөхәррире Лилия Кадыйрова.
«Музыкаль биеклек» (20.00 сәгать) традицион хит-парады «Яңа елны ничек каршы аласың, шулай...» дигән темага багышлана. Бу җөмләне һәркем үзенчә дәвам итә ала. Алып баручысы Ранил Нуриев нәрсә кияргә, табынга ниләр куярга дигән сорауларга җавап бирә.
Яңа ел киченең иң кызыклы мизгелләренең берсе «ШоуБез» (21:00) тапшыруында булачак. Монда «Татар җыры»ның тамашачы күрми калган мизгелләре, сәхнә арты тормышы, грим бүлмәсеннән эксклюзив кадрлар күрсәтеләчәк. Йолдызларның шатлыклары да, кешегә күрсәтелмәгән күз яшьләрен дә монда күреп булачак.
«Тәмле көрәш»тә (17.00 сәгать) Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов Яңа ел табыны әзерли.



Яңа ел төнендә Россия йолдызларын «Оливье шоу» (21.05) тамашасында күреп булачак. Атна дәвамында барган «Время обедать» (12:25) аш-су тамашасында бәйрәм табыны өчен яңа рецептлар туплап була. 1 гыйнварда бәйрәм мохитен «Снежная сказка» әкияте дәвам итәчәк, кич белән исә 80 нче еллар дискотекасы программасы күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading