16+

Яңа елга сырлы мандариннар!

Әфлисун төсендәге мандариннар Яңа ел табынының матур бизәге булачак. Телне йотарлык кабымлык рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яңа елга сырлы мандариннар!

Әфлисун төсендәге мандариннар Яңа ел табынының матур бизәге булачак. Телне йотарлык кабымлык рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кабымлык өчен кирәкле ризыклар:

Эретелгән сыр – 2 данә
Йомырка – 2 данә
Кишер – 2 данә
Сарымсак – 2 тырнак
Укроп – 1 бәйләм
Майонез – 2 чәй кашыгы
Бизәү өчен үләннәр яки дәфнә яфрагы.

Башта йомырка белән кишерне пешерергә, аннары чистартырга кирәк. Бер савытка эретелгән сырны кыргычтан уыгыз. Сыр янына вак кыргычтан уылган йомырка салына. Махсус кыскыч аша чыгарылган сарымсакны да шунда ук өстәргә кирәк. Үләнне суда чайкатып, кәгазь сөлге белән киптерегез һәм вак итеп турап сыр өстенә салыгыз. Боларны майонез белән болгатырга кирәк.

Кишерне вак кыргычтан чыгарыгыз. Ә сыр катнашмасыннан үзегез теләгән зурлыкта шарчыклар әвәләгез. Һәр шарчыкны кыргычтан чыгарылган кишер белән төрегез. Әзер мандаринны үлән яки дәфнә яфрагы белән бизәгез.

Тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading