16+

Ялга барганда үзең белән нинди дару алырга?

Ялга барганда үзең белән дарулар да ал.

Ялга барганда үзең  белән нинди дару алырга?

Ялга барганда үзең белән дарулар да ал.

Берәр кая ялга барганда яки дачада булганда үзегез белән һәрвакыт кирәкле дарулар булсын. Яралар була калса, җәрәхәтле урынны антисептик белән эшкәртегез (Мирамистин, ПВ Леккер, Хлоргексидин). Медицина пластыре да кул астында торсын. 
Ашкайнату белән проблемалар, агулану очрагы булганда: Полисорб, Энтеросгель, Энтерофурил, Стопдиар, Эрсефурил, Пензитал, Мезим, Креон 10000. Сару кайнаса: Гастал, Гевискон, Фосфалюгель. 

Җәй көне кояшта пешүләр күп була. Шуңа да аптечкагызда Д пантенол (крем, мазь, спрей), Бепантен (крем, мазь), Пантенол (аэрозоль) булсын. 
Аллергиядән: Дезал, Ксизал, Фексадин.
Баш һәм теш авыртканнан: Анальгин, Цитрамон яки Нурофен. 
Салкын тидерсәгез: Ринза, Терафлю, Фервекс, Гриппферон.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading