16+

“Ялган гөмбәләр” салаты

Бу салат баклажаннан ясала. Әмма ул маринадланган гөмбәгә бик нык охшаган. Шуңа да салатны “Ялган гөмбәләр” дип атап йөртәләр.

“Ялган гөмбәләр” салаты

Бу салат баклажаннан ясала. Әмма ул маринадланган гөмбәгә бик нык охшаган. Шуңа да салатны “Ялган гөмбәләр” дип атап йөртәләр.

Салат өчен: 2,5 кг баклажан, 2,5 л су, 100 г тоз, 9 процентлы 150 мл аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 250 мл үсемлек мае, 5-7 тырнак сарымсак, 1 данә чили борычы кирәк булачак.

Баклажанны юарга, төпләрен кисәргә һәм телемләп турарга кирәк. Борычны шулай ук телемләп турыйбыз. Әче әйбер яратучылар күбрәк борыч та куша ала.
Маринад өчен, суга шикәр комы, тоз һәм аш серкәсен кушабыз. Катнашманы утка куеп, кайнау кергәнче тотабыз. Маринад кайный башлаганнан соң, шуңа баклажаннарны салабыз һәм 5-8 минут, пешерәбез. Болгатып алырга да онытмаска кирәк. Баклажаннарның төсе үзгәрә икән, димәк инде алар әзер дигән сүз! Баклажаннарның барысы да сыеп бетсен өчен, зуррак кәстрүл кулланырга кирәк.

Баклажаннар әзер булганнан соң, аларны маринадтан алырга һәм артык суын агызабыз. Әмма аларны суытырга ярамый.
Савытка көнбагыш мае салып, җылытабыз. Шуңа сарымсак белән борычны кушабыз. Шуңа баклажаннарны салып, 3-4 минут кыздырабыз. Кыздырылган баклажаннарны банкаларга тыгызлап тутырырыга кирәк.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading