Шәһри Казан

Ясалма чәчәктән оригиналь бүләк

Бакча чоры гөрли. Бакчачы дустыгыз яисә берәр якын кешегезнең кәефен күтәрәсегез килә икән, аңа бик кызыклы бүләк ясый аласыз. Түбәндәге мастер-класс сезгә бу юнәлештә файдалы булыр. 1. Бу эш өчен безгә ясалма су сипкеч савыт (лейка), ясалма чәчәкләр, кайчы, пычак, кайнар җилем һәм ныгыту өчен нигезе кирәк булачак. 2. Нигез...

Бакча чоры гөрли. Бакчачы дустыгыз яисә берәр якын кешегезнең кәефен күтәрәсегез килә икән, аңа бик кызыклы бүләк ясый аласыз. Түбәндәге мастер-класс сезгә бу юнәлештә файдалы булыр.
1. Бу эш өчен безгә ясалма су сипкеч савыт (лейка), ясалма чәчәкләр, кайчы, пычак, кайнар җилем һәм ныгыту өчен нигезе кирәк булачак.
2. Нигез итеп флористлар, гадәттә, махсус губка куллана. Ул теләсә нинди формада киселә һәм чүлмәктә уңайлы урнаша. Аның урынына кул астында булган пенопласт кисәге дә ярап торачак. Чәчәкләрне катырыр өчен гипстан файдалансагыз да була.
3. Ясалма чәчәкләрне бер тигезлектә кисеп чыгабыз һәм шушы нигезгә беркетәбез. Кайнар җилем белән ныгытып барсагыз, бигрәк тә яхшы. Әйтик, савыт ялгыш төшеп китсә, букетыгызга берни дә булмаячак.
Эшебез тәмам. Бик кыска гына вакыт эчендә оригиналь бүләгебез әзер дә булды. Бу чәчәкләргә корылык та, салкыннар да куркыныч түгел. Мондый ысул балконнарны, дачаларны матурлар өчен бигрәк тә уңайлы.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: