16+

Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт

Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.

Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт

Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.

Авитаминоз, кан, буыннар, тире авырулары вакытында да каен суы эчү яхшы нәтиҗә бирә. Болардан кала каен суы кан басымын һәм матдәләр алмашын да яхшырта. Организмны зарарлы матдәләрдән чистарта. Әмма бөерләрендә таш булган кешеләргә аның белән артык мавыкмаска киңәш ителә.

Шуны да истә тотыгыз, каен суы файдалы дип, аңардан шифалы суны теләсә никадәр алырга ярамый. Урманга баргач, калын кәүсәле зур каеннарны сайлагыз. Аның кәүсәсендә тирән булмаган кисем ясап яки ике-өч сантиметр тирәнлектә тишек уеп, аңа көпшә куярга кирәк. Каен суы агып төшәчәк суны җыяр өчен савытны алдан ук әзерләп куегыз. Суны җыйганнан соң, аны ничек бар, шулай калдырып китмәгез. Кәүсәдәге тишекне балавыз яки балчык белән сылагыз.

Каен суы, гадәттә, озак сакланмый, шуңа да аны озаграк саклау максатыннан кайбер кешеләр куас ясый. Моның өчен бер литр суны җылытып (35 градуска кадәр), шешәгә тутыралар. Аңа 20 грамм чүпрә кушып, биш йөзем җимеше һәм лимон кабыгы салып, өстен яхшылап ябып, ике атна тоталар. Шешәне вакыт-вакыт болгаткалап торыгыз.

Яки бер литр каен суына 5 грамм лимон кислотасы һәм ярты стакан шикәр комы кушып болгаталар. Аны фильтр аша үткәреп, банкаларга тутыралар. Савытта килеш җылытып, капкач белән ябып, салкынча урында саклыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X