16+

Яшел чәйне күпме эчәргә була?

Балны күп ашасаң, ачы була башлый дигәндәй, яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим.

Яшел чәйне күпме эчәргә була?

Балны күп ашасаң, ачы була башлый дигәндәй, яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим.

Ләкин монда да карашлар икеле. Азия белгечләре тәүлегенә литр ярым эчүгә дә каршы түгел, ә көнбатыш коллегалары 750 миллилитр җитә, диләр. Мондый аермалык азыкка карата гореф-гадәтләргә дә бәйле, мөгаен. Аннары, чынаягыңның нинди булуы да роль уйный. Кытай һәм японнарның чынаягының күләме 50 миллилитрдан артмаса, без 200лесе белән эчәргә күнеккән.

Касә һәм литрларга бәйле боталчыклардан качу өчен табиблар аерым формула белән исәпләргә тәкъдим итә. Яшел чәйнең бер кешегә тәүлек нормасы 10 грамм коры үләннән артмаска тиеш.

Әйтик, 1 чәй калагына 2 грамм үлән сыя дип исәпләсәк, көненә 5 чынаяк чәй килеп чыга. Тикшерүләр күрсәтүенчә, көненә 5 касә яшел чәй эчүчеләрнең гомер озынлыгы, калганнарныкына караганда, 16 процентка озая.

https://omet-rb.rbsmi.ru

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading