16+

Яшел помидор икрасы

Икраны әзерләү өчен, 600-700 гр яшел помидор, 4 баш суган, 2 зур кишер, 4-5 татлы болгар борычы, 150-500 г үсемлек мае, тәменчә төелгән кызыл борыч, 2-3 тырнак сарымсак, 3 чәй кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.

Помидорларны уртача зурлыкта (бик вак та, эре дә түгел) итеп турыйбыз.

Кишерне эре угычтан чыгарабыз, суганны исә вак итеп турыйбыз. Борычны буй-буй итеп турарга кирәк булачак. Шуннан соң, һәр яшелчәне аерым-аерым үсемлек маенда кыздырабыз. Помидорны иң ахырдан, 5-6 минут кына кыздырырга кирәк.

Кыздырылган яшелчәләрне кәстрүлгә салып, барысын бергә бутыйбыз. Тоз, кара борыч, тәменчә уылган кызыл борыч өстибез. Шул катнашманы, 15-20 минутка, газга пешерергә куябыз. Яшелчәләр кәстрүл төбенә утырмасын өчен, гел болгатып торырга да онытмаска кирәк. Ахырдан туралган сарымсакны салабыз. Катнашма әзер булгач, аны чиста банкаларга тутырырга кирәк. Банканы ябар алдыннан, икра өстенә 1 чәй кашыгы серкә салабыз. Банкаларны суынганчы җылы әйбергә төреп куярга кирәк.

Фото:https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading