16+

Яшел суганлы бәрәңге дучмаклары пешерү ЫСУЛЫ

Камырга кирәк була:

Яшел суганлы бәрәңге дучмаклары пешерү ЫСУЛЫ

Камырга кирәк була:

1 стакан жылы сөт
1 йомырка сарысы
1 аш кашыгы майонез
10 аш кашыгы сыек май
тоз
кирәгенчә он.
Йомшак камыр басып, бераз өстәл өстендә тотарга.

Эчлегенә кирәк була:
бәрәңге боламыгы
май
сөт
яшел суган кыягы
сарымсак кыягы

Бәрәңге боламыгына май, сөт һәм күп итеп туралган яшел суган кыягы, берничә кыяк сарымсак турап болгатырга. Камырны дучмакка жәеп, һәрберсенә әзер эчлекне салып ясарга.

Бәрәңге боламыгы салгач, 1 йомырка сарысына әзрәк су, тоз кушып болгатып өстенә сыларга. Тәмле булсын!

Исмегөл апа рецепты

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading